СУ’ММА и. лат. 1) мат. Саннарны, зурлыкларны кушу нәтиҗәсендә килеп чыккан сан, зурлык. Мальвина түгәрәктәге саннардан ике сан уйлаган. Ул саннарның суммасы 16 га тигез. Математика. Ике санның суммасы 330га тигез. Зуррак санның уң кырыйдагы нулен алып аткач, бу саннар тигезләште. Гаилә һәм мәктәп

2) Нәрсәнеӊ дә булса гомуми микъдары; җыйма зурлык. 1748 ел башында Сенаттан, гадәттәгечә, салымнар суммасы һәм аның түләнү сроклары күрсәтелгән хат килә. М.Гайнетдинов

3) Акча (гадәттә зур күләм тур.). Әгәр ике көн эчендә тиешле сумма түләнмәсә, сез инде аны [Рашатны] бу дөньядан китте, дип уйлагыз. Ф.Садриев. Кирәкле сумма бик тиз табылды. Х.Ибраһим. Кәримованың алты айдан бирле бернинди сумма керткәне юк. А.Нургалиева

4) Гомумән, нәрсәләрдер кушылганнан барлыкка килгән нәрсә, нәтиҗә. Ләкин аерым берәмлекләрнең сүзлектә теркәлгән төп мәгънәләренең механик суммасы һәрвакытта да бөтен җөмләнең мәгънәсен тәшкил итә алмый. Р.Юсупов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә