СУ’МКАЛЫ с. 1) Сумкасы (1 мәгъ.) булган; сумка күтәргән. Сумкалы агай безгә шулай тегесен-монысын әйткәләде дә амбар ягына китеп барды. Н.Фәттах

2) зоол. Сумкасы (3 мәгъ.) булган. – Димәк, монда ике сүз калды, – диде ул [карт], журналны Сәлмановка биреп. – «Турандот»ның авторы һәм сумкалы аю. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә