СУ’МКА и. рус 1) Берәр нәрсә салып йөртү өчен чүпрәк, күн һ.б.ш.дан ясалган, гадәттә саплы янчык, букча. Хатлар тулы күн сумкасы Иңбашына тагылган. М.Җәлил. Кыз ул арада үзенең юл сумкасының кесәсеннән телеграмманы чыгарып егеткә сузды. Р.Гаязетдин 2) анат. Аерым әгъза яки буынны әйләндереп алган тоташтыргыч тукыма 3) зоол. Кайбер хайваннарныӊ корсак астында була торган, җитлекми туган балаларын йөртү өчен хезмәт иткән букча сыман куышлык, тирән тире катлавы |