СУМАЛАЛЫ с. 1) Сумала сөртелгән яки сеӊдерелгән, сумалаланган. Бөтен тәнем чытыр-чытыр куырыла, гүя сумалалы чыбыркы минем җилкә тамырына гына төшә кебек. Р.Төхфәтуллин. Бер башына сумалалы чүбек урап кабызылган таяклар, һавада фырылдап, коры-сары өстенә барып төштеләр. З.Мәхмүди

2) Сумалага буялган, пычранган. Әти утыз ел буена үзенең сумалалы, нефтьле бармаклары белән ача-ача саргайтып, чит-читләрен «ашап бетергән» иман шартын актаргалап карады. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә