СУМАЛАЛА’У ф. Нәрсәгә дә булса сумала сылау, сөртү яки сеңдерү. Орышып бер сүз дә әйтмәгәч, бөтенләй дә кыюланып китеп: – Сумалалап, яхшы җеп белән салырга кирәк булыр аларны! – дидем. Ф.Яхин

Сумалалап алу Тиз генә, бераз гына сумалалау

Сумалалап бетерү Тулысынча сумалалау; бик нык сумалалау

Сумалалап җибәрү Бераз сумалалау

Сумалалап кую Алдан яки тиз арада сумалаланган итү

Сумалалый башлау Сумалаларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә