СУМАЛА и. рус 1) Ылыслы агачларның һәм кайбер үсемлекләрнең ярымкуе, һавада катып китә торган ябышкак суты; сагыз, чәер. Чыршыда сумала юллары нараттан азрак. Төзү материаллары 2) Катып киткәч эреми һәм җебемәүчән матдәгә әверелә торган синтетик полимер. Алгы бүлмәдә борынга күн һәм сумала исе ярып керде. С.Кудаш. Шул мизгелдән соң Шайтан Чортовичның ярты гомере төзелешләрдә үтә башлады. Әнә меңнәрчә бригадалар, һәр һөнәр буенча идарәләр оеша, тәмуг гражданнары зур дәрт белән ком, сумала, алтын, цемент ташый... Ф.Баттал. Ташкүмер сумаласы. Синтетик сумала 3) күч. Әрсез, бәйләнчек кеше ◊ Сумала сагыз Бәйләнчек кешегә карата. Сумалага утыру Гел утыру, чыгып йөрмәү |