СУМА и. 1) Акчалата байлык, милек. Гадәттә Юныс бай зур сумалар белән дә бик юмарт кылана. К.Нәҗми 2) Хак, бәя, кыйммәт. Мидхәт берничә авыл базарыннан аз-маз сату итеп, җибәрелгән малның сумасын югалтмыйча алып кайтты. Ф.Хөсни 3) Акчалата тулаем кыйммәт. [Хөснулла:] – Сумасы шактый зурмыни? – Затлы әйберләр бар шул. Ш.Камал ◊ Сумасын чыгару 1) Чыгымнарын каплау; 2) Гайбәтен сату |