СУЛЫ’Ш АЛУ ф. 1) Сулау, тын алу. Тулгак авыртуының иң соңгы чигенә килеп җиткәндә, тиз-тиз сулыш алып, берничә секундка сулыш алуны туктатып торабыз һәм салмак кына сулыш чыгарабыз. Сөембикә

2) Саф һавада йөрү, саф һава сулау; һава алмаштыру. [Гөлзифа:] Әйдә инде, Асия. Бигрәк бөрку монда. Бер генә сулыш алып керик... Р.Төхфәтуллин

3) Берәр эш эшләп, хәрәкәт ясап хәлсезләнүдән яки көчле дулкынлану-борчылудан соӊ тынычланып, тигез сулый башлау; хәл алу, ял итү. Төтеннән яшьләнгән күзләребезне уа-уа, төтен агымыннан читкәрәк киттек. Бераз сулыш алгач, тирә-ягыбызга каранырга тотындык. Ф.Кәрим

4) Борчулардан-мәшәкатьләрдән арыну, эшләр җиӊеләю; хәл, тормыш яхшыру. Гомерем буена газап чиктем. Менә хәзер генә сулыш алырга итәм бугай. Г.Ибраһимов

5) Гомумән иркенләү. Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да һич бер яктан сулыш алырга бирмәделәр. Г.Тукай

6) Гомер итү, көн күрү. Сөйли Николай заводта көн күрүен. Тормыш читенлеген: Ярлы кешегә, кая барса да, Сулыш алу җиңел түгеллеген. Ә.Ерикәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә