СУЛЫШ и. 1) Организмның сулау эшчәнлеге. Канны сафландыра, сулышны иркенәйтә торган гөрелте һаман якынлаша иде... М.Мәһдиев. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли. Г.Галиева 2) Шул эшчәнлекнең бер мәртәбә үпкәгә һава алудан гыйбарәт циклы 3) Сулаганда үпкәдән кире чыга торган һава. Җаннар эри җанкай куенында, Ике кайнар сулыш берләшә. К.Фатыйхова. Әллә кайдан, йөрәк яныннан бәреп, дерелдәп чыккан кайнар сулыш аның иреннәрен пешерде. Сөембикә 4) күч. Билгеле бер табигый яки иҗтимагый күренешнеӊ сизелә, беленә башлавы, якынлашу күренеше. Яз уяныр вакыт җитеп килә. Яз сулышын тоям җилләрдә. Ф.Дәүләтгәрәева ◊ Сулыш бетү 1) к. сулыш киселү. Үлем килми, сулыш бетмәс борын. Ф.Бурнаш; 2) к. сулыш кабу. Муены кысылудан сулышы бетеп мышкылдаган Торсынбай авызын ачып тирән сулыш алды. Ф.Кәрим. Сулыш җиӊеләю к. сулыш иркенәю. Сулыш иркенәю 1) Иркенләп, рәхәтләнеп сулый башлау. Таулардан иртәләрдә хуш исләр килеп, сулышларны киңәйтә башлады. Г.Газиз; 2) Үзеӊне иркен, борчусыз хис итә башлау. Садыйкны, сукин сын, мошенник, дип ташлагач, аның сулышы иркенәеп китте. Ш.Камал. Сулыш кабу Авыр эш, кызу хәрәкәт, көчле дулкынлану һ.б.ш.дан тын алу авыраеп, еш-еш һәм өзек-өзек сулау. Тыным буыла, сулыш капты. Г.Бәширов. Сулыш киңәю к. сулыш иркенәю. Сулыш киселү Үлү, вафат булу. Сулыш өзелү к. сулыш киселү. Сугыш, ни әйтсәң дә, сугыш инде, Холык ягы начар сугышның: Әллә кайда – ялкын уртасында Өзелүе мөмкин сулышның. Ә.Ерикәй. Сулыш өрү 1) Эшкә һ.б.ш. җанлылык кертү, активлаштырып җибәрү. Сез ул кафедрага өр-яңа бер сулыш өрдегез. А.Расих; 2) Рухландырып, күӊелне күтәреп җибәрү. 1903 елгы революциянең давылы электән изелеп килгән халыкларга яшәү сулышы өрде. Г.Бәширов |