СУЛЫГУ II ф. к. сулкылдау. Ишетәсезме аның, сулыгып-сулыгып, Иңрәп әйткән моңлы сүзләрен? М.Гафури. Адәм балаларының без каеннарны нәзберек диюләре хактыр, мөгаен: минем үткәнемдә калган язлардагыча сулыгып-сулыгып елыйсым килә. А.Әхмәтгалиева

Сулыгып алу Берникадәр сулыгу. Нәкъ әнә шул мәлдә нигәдер минем йөрәгем сулыгып-сулыгып алды. Мәйдан

Сулыгып тору Хәзерге моментта сулыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә