СУЛЫГУ I ф. к. сулу I (3 мәгъ.). Аның кайчандыр симез, тулы йөзе хәзер беркадәр сулыккан һәм бушап, салынып төшкән иде. Н.Фәттах. Беренче март көне килде: һава җылы, гөрләвекләр шарлый, тамчылар тама, кояш кышкы йокыдан сулыккан битләрне иркәли, тәнгә тормыш, яшәү дәрте сеңдерә. Т.Галиуллин

Сулыга бару Торган саен ныграк сулыгу. Көннән-көн сулыга барган Василны дуслары, Соняның белгән кешеләре ярдәме белән, Мәскәүдә дәваланырга салалар. Безнең гәҗит

Сулыга башлау Сулыгу билгеләре сизелү. Тик Төхфәтулла сугышлардан алган җәрәхәтләреннән, картлык авыруларыннан сулыга башлаган бабай булса, Мәүлетдин көч-гайрәте ташып торган, һәрчак елмаеп, кая, тагын нинди эшегез бар дип, һәрчак эшләргә атлыгып торган, үзе сабыр холыклы егет иде. З.Зәйнуллин

Сулыгып бетү Тәмам сулыгу. Мәхәббәтсез аның шигърияте күптән сүнеп, сулып-сулыгып беткән булыр иде. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә