СУЛЫ с. 1) Эченә су салынган, суы булган (савыт-саба тур.). Сулы чиләк тар кое авызына килеп җиткәч, Гөлчирә аңа сузылды, әмма аягы таеп китеп, боз каткан кое бурасына күкрәге белән килеп төште... Д.Каюмова. Бу фокусны сулы стакан белән дә башкарырга мөмкин. Р.Гарифуллин. Иблис төпчеген җиргә салып таптады да башын сулы кисмәккә тыгып алды. З.Мәхмүди 2) Су агып яки җыелып торган (уйсу җир һ.б.ш. тур.). Кибәннәрне санап, яланнарны айкап, талларын иркәләп, көмеш чишмәдән чыккан сулы чокыр эченнән кояш елмаеп тора. Д.Каюмова 3) Су үткәрү өчен хезмәт итә торган, су бирә торган. [Егет], ишегалдында сулы кран бармы икән дип, ак алъяпкычлы кыз янына китте. А.Шамов 4) Составында су булган, су кушылган (эчемлекләр һ.б.ш. тур.). Стаканнарым күктер. Эчендә хикмәт күптер; Җәләй картның сулы кымызын Эчеп, эчеңне күптер. Җыр. Лампабыз караңгырак яна, улым. Әллә керосины сулырак инде. Ә.Камал 5) Суга манчылган, чылатылган, юеш. Доктор сулы чүпрәкне [авыруның] маңгаена куя. Г.Камал. Җамал әби чуар тавыкны кыртлавыннан биздерергә тотынды. Түшен суга тидерде. Тагын бер әмәл тапты: тавыкны сулы кычыткан белән чапты. А.Алиш 6) Сусыл. Алмалар бик пешкән – татлы сулы җимешләр иде. Дәрдемәнд |