СУЛУ I ф. 1) Шиӊү, пәжү (үсемлек тур.). Бакчада сулды чәчәкләр, Төшкәч көзге кыраулар. Ә.Исхак. Сулды гөлләр йөзе, Өзгәләнгән чәчәкләрне Кулга алып иркәләдем, Назланып Хушланды гөлләр Җылы куллардан, Һәм дә балкып алды Соңгы тапкыр алар... Ф.Яхин

2) Kөю, кибү, төссезләнү, баштагы матурлыгын югалту (табигать тур.). Яңгыр үткәч, тагын җанланалар Сулган гөлләр, сулган далалар. Ә.Ерикәй

3) Ябыгу нәтиҗәсендә төссезләнеп, ямьсезләнеп калу (бит, йөз һ.б.ш. тур.). Мае бетеп, пыскып утырган лампаның ялкын теле кинәт сикереп куйды, һәм шул ук минутта, ишек ачылып китеп, өйгә чандыр гәүдәле, сулган йөзле, озын саргылт мыеклы яшь кенә бер кеше килеп керде. М.Галәү. Ул шушы берничә ай эчендә бик нык таушалган: күз төпләре капчыклана башлаган, битләре дә, иреннәре дә сулган. Г.Бәширов

4) Бирешү, бетеренү, өшәнү. Әйтсәгезче, якын дус итеп, Кайгы белән сулган анага... М.Җәлил. [Гөлҗиһан] кайчандыр таза һәм чибәр генә булып, хәзер инде сулган һәм күләгә генә булып калган. И.Гази

5) сөйл. Берникадәр кимү яки бетү (чибәрлек һ.б.ш. тур.). Ул ябыккан, агарган, әмма элекке матурлыгы сулмаган әле. Казан утлары

6) күч. Ниндидер хисләр сүрелү. Бөредә сулды сөю, Ата алмады чәчәк. Ф.Галиева

Сула бару Торган саен сулу. Сөрмәя көннән-көнгә сула барып, кайбер вакытларда аяксыз да калгалап, урын өстенә егыла торган иде. Ф.Яхин. Хәмит көн дә эштән хәлсезләнеп кайтып егыла, күзгә күренеп сула барды. Д.Каюмова

Сула башлау Сулуга таба бару; сулырга тотыну. Мәхәббәт ул – гөлчәчәк, көн саен су сибеп тормасаң, сула башлый, аннан соң тәмам корый. Р.Батулла

Сулып бару к. сула башлау. Минем чәчәк инде сулып бара... Ә.Хафизулла

Сулып бетү Тәмам сулу. Мин сулып беткән булыр идем, фәкать ул җан бирә. М.Гафури

Сулып калу Берәр тәэсирдән соң сулган хәлгә килү. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау суккан чәчәк төсле сулып калган. М.Галәү

Сулып китү Кинәт сулу. Нинди сөйкемле алсу йөзе дәррәү сулып китте Гөлсем апаның. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә