СУЛКЫЛДА’У ф. 1) Авырлык килгән, җәрәхәтләнгән һ.б.ш. урын пульс тибеше кебек авыртып, өзек-өзек сызлап тору. --- аның [Фәезнең] яңак сөякләре бик сызлый, аскы ирен бияләй булып асылынган, күз төбе шешеп килә, кыза, сулкылдый иде. М.Мәһдиев. Ящиклар күтәреп сулкылдаган беләкләр язылганчы, Ильяс сабыр гына көтеп утырды. Р.Төхфәтуллин 2) Гадәттә елаган вакытта кискен һәм өзек-өзек сулыш алу; үксү. Михаил мендәргә капланып сулкылдый иде. М.Кәбиров. Сулкылдый-сулкылдый, бәргәләнә-бәргәләнә, туйганчы елады [Галия]. Л.Ибраһим-Вәлиди 3) күч. Ниндидер авыр, тискәре уй, хис һ.б.ш.лардан йөрәк авырту, күңел әрнү. Бу коточкыч авазлардан колагым тона, йөрәгем сулкылдый. И.Салахов Сулкылдап алу Бер ара сулкылдау; аз гына сулкылдау. Күптән булган бу кичләрне исенә төшереп, Рәйханның йөрәге бертөрле әрнү белән сулкылдап алды. Д.Каюмова Сулкылдап кую Бер мәртәбә сулкылдау. Әйләнә-тирәдә салам кыштырдап ала, авыр сулаган, сулкылдап куйган тавышлар ишетелә. Г.Бәширов. – Юк! – диде Мөбарəк һəм җилкəсен калтыратып сулкылдап куйды. М.Шаһимәрдәнов Сулкылдап тору Сулкылдау хәлендә булу Сулкылдый башлау Сулкылдарга тотыну. Әйләнә-тирәсен онытып, ул [Газизә] үзенең йөрәк төбеннән кайнашып менгән ачы яшьләренә тулы ирек бирде һәм, иңбашларын бер күтәреп, бер төшереп, бик нык сулкылдый башлады. Ә.Фәйзи. Табиб кабинетында ук сулкылдый башлаган йөрәк әрнүе чигенә җитеп, Фирүзә кычкырып җибәрде. Айзирәк |