СУЛА’У II ф. 1) Сулыш юллары аркылы үпкәгә һава алу һәм аны чыгару, тын алу һәм тын чыгару. [Фатыйма] Яшьләренә буылды. Яшь арасында еш-еш сулады. А.Нәҗми

2) Организм эшчәнлеге өчен кирәк булган кислород алу. Һава кешеләргә, хайваннарга һәм үсемлекләргә сулау өчен кирәк икәнен сез беләсез инде. Материклар һәм океаннар географиясе

3) Кемгә, нәрсәгә дә булса сулышны юнәлтү; сулыш җибәрү

4) Һава агымы, сулыш белән эчкә алу, суыру. Күкрәк тутырып баллы ипи, салат исен сулап барган уңайдан Асаф кинәт кенә әкият кызына әверелгән сихри бу гүзәлгә күз ташлады. М.Мәһдиев. Гомәр абыйга күрше булып яшәдем. Көн саен диярлек икәүләп һава сулап йөрүләр гадәткә әйләнде. М.Әхмәтҗәнов

5) күч. Һава үткәрү. Бу резин итек суламый

Сулап алу Бераз сулау. Ул тагын бер мәртәбә авыр сулап алды да аһылдап җан тәслим кылды. Г.Гыйльманов

Сулап кую Бер мәртәбә сулыш алу. Гөлзәминә карчык, хатны оныгына тоттыргач, күкрәгендә җиңеллек сизеп, иркен итеп сулап куйды. Ф.Яруллин. Газиз карт бу юлы җавап бирмәде, авыр сулап куйды да кайту ягына кузгалды. Г.Гыйльманов

Сулап тору Даими яки әледән-әле сулау; хәзер сулау

Сулый башлау Суларга тотыну. Үрләр менгәндә сиздерә, Авыр сулый башладым. Р.Шәймәрданов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә