СУЛА’У I ф. Сулы итү, су белән чылату, юешләү. Ул кара такта янына килде, чүпрәген сулады да тактаны сөртә башлады. Г.Гобәй. Сохарилары күгәрә төшсә дә, суласаң шома үтә икән. И.Туктар

Сулап алу Бераз сулау; тиз генә сулау

Сулап кую Суланган итү

Сулап тору Даими яки бертуктаусыз сулау

Сулый төшү Бераз сулау; тагын да ныграк сулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә