СУЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. сулауI

2) Дымлану, юешләнү; чылану. Кулында аның суланган мимоза букетлары. М.Җәлил. Суланып бүрткән рамнарны ике куллап этә торгач, тәрәзәне ачып җибәрдем. А.Гыйләҗев

3) Тәндәге кабарган жир, җәрәхәт h.б.ш.ларга сүл тулу, юешләнү, чиләнү

Сулана бару Һаман акрынлап сулану

Сулана башлау Суланырга тотыну. Янгында кызарган тән, урыны-урыны белән кабарып, сулана башлады. Ә.Маликов

Сулана төшү Берникадәр сулану; тагын да ныграк сулану

Суланып тору Даими яки бертуктаусыз сулану; суланган хәлдә булу. Баржа иске. Урынында торганда да трюмы суланып тора. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә