СУЛАГАЙЛАП рәв. Сул кул ярдәмендә, сул кул белән. [Нәҗибә:] Ошамаганны сөйләмәсәнә! Сулагайлап салып җибәрермен, җыбыткы. А.Гыйләҗев. Абзый кеше егеткә «әнкәсен» искә төшереп, сулагайлап, алагаем кулы белән берне селтәп җибәрде. А.Хәмзин