СУЛАГАЙ с. 1. 1) Сул (кул тур.). «Булдыксыз» иренә сулагай кулын селтәгән җиңги бу юлы үзе алышырга исәп итте, күрәсең. Ф.Абдуллин. Фәкать язуның сулагай кулдан язылуы өчен, минем улыма сылтап, бернинди шаһитсыз суд ясап, улыма сигез ел бирәләр, һәм шуннан кайта алмады. Д.Гатин

2) Һәрнәрсәне сул кулы белән эшләргә күнеккән яки гомумән сул кулы белән генә эшләгән (кеше тур.). Уң кулы протезлы булганга, ул сулы белән яза иде. Аңа укучылар «сулагай абый» дип кушамат та кушып өлгергәннәр иде инде. К.Латыйпов. Шулчак Дамир авылда бер сулагай укытучының тактага акбур белән дә, кәгазьгә ручка-каләм белән дә сырлап, матурлап язуын хәтерләде ---. С.Шарипов

3) күч. ирон. к. сул (7 мәгъ.). Ул кайбер сулагай эшләрне киявеннән яшереп тә калдырды. Ә.Еники

2. и. мәгъ. Һәрнәрсәне сул кулы белән эшләргә күнеккән яки гомумән сул кулы белән генә эшләгән кеше. Сулагайның да уң кулы бар бит. Э.Шәрифуллина. --- 1992 елдан, Бөекбританиянең сулагайлар клубы башлангычы буенча, 13 август Бөтендөнья сулагайлар көне буларак билгеләп үтелә. Ирек мәйданы

3. рәв. мәгъ. Сул кул белән, сул кул ярдәмендә. Ник Фасил болай сулагай күрешә? Ә.Баян. Сәлимә сулагай ура икән. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә