СУЛ с. 1) Гәүдәнең йөрәк урнашкан ягындагы; уңның каршы ягындагы. Сул кулы белән Кави дүрт яшьлек энесе Рәшитне җитәкләгән. З.Зәйнуллин 2) Шул яктагы, шул якта урнашкан. Мөселман кануннары буенча бездән кырык йорт алда, кырык йорт артта, кырык йорт уңда, кырык йорт сулда яшәгән җан ияләре күршеләр дип атала. А.Хәлим. Ә чак кына сулдарак – бик күп риваятьләрдә телгә алына торган Кабан күле... М.Хәсәнов 3) Сул (1 мәгъ.) кулныкы яки сул аякныкы (кул-аяк киеме тур.). Сул бияләй озаккарак чыдый 4) Йөз белән агым юнәлешенә, түбәнгә таба карап торганда сул (1 мәгъ.) якта булган (яр тур.). Район үзәге Иртыш елгасының сул ярында урнашып сазлык белән әйләндереп алынган, ә каты япмалы федераль юл елганың уң ягы буйлап сузылган. И.Кашфразыев 5) Аскы, эчке, тискәре; тыштан караганда күренми торган (кием, материал һ.б.ш.ның ягы тур.). Койганда эретелгән металл тәңкәнең уң һәм сул ягы көзгедәгечә язылган йомшак таштан эшләнгән калыпка куелган. А.Мөхәммәдиев 6) кит. Сәяси яктан кыюрак, кискенрәк һөм алдынгырак карашны яклаучы. [Хөсәен:] Легаль, ләкин бик сул, дөресен генә әйткәндә, прогрессив идеяләрне пропагандаларга тиеш булган газета чыгарырга җыенабыз. А.Расих 7) күч. Дәүләт яки җәмәгать милкеннән, жиһазыннан-коралыннан, эш урыныннан файдаланып эшләнә, ләкин кереме, табышы-файдасы эшләүченең үзенә була торган h.б.ш. (эш, кәсеп тур.) ◊ Сул аягы ни кушса, шуны эшләү Уйламыйча эшләү, мантыйкка нигезләнмичә эш итү; холыксызлану, дуамаллану. --- Никита Сергеевич Хрущёвның соңга табан артык дуамалланып, сул аягы ни кушса, шуны эшли башлавы югары җитәкчелектә утыручыларның да күбесен бик туйдыргандыр, ахрысы… Ә.Еники. Сул ягы белән торган Кәефсез, ачулы, үпкәле кеше турында. Җаббар абзый, син бүген сул ягың белән торгансың ахры: һәрбер сүзгә тискәре барасың. Г.Ибраһимов. Сулга эшләү Дәүләт яки җәмәгать җиһазыннан-коралыннан, эш урыныннан файдаланып, эшләүченең мәнфәгатен күздә тоткан эшләр башкару. Алар [кайбер шофёрлар] – юк-бар бер сум хакына сулга эшләргә омтылучы кешеләр, дигән фикер туган. Ватаным Татарстан |