СУКЫР ЧЕБЕН и. зоол. 1) Парканатлылар семьялыгына караган, күкәй, личинка, курчак, имаго юлы белән үсә торган вак бөжәк; күпләп, мыжгып оча торган өердәге черки; ләпәк. Сукыр чебен күзгә кермәсә, аны сукыр да димәсләр иде. Г.Әпсәләмов. Биредә һичбер борчучы юк. Очмый хәтта сукыр чебен дә. З.Мансур. Урманда черки, сукыр чебен күренми. И.Кашфразыев

2) күч. Әрсез, бәйләнчек, бертуктаусыз борчып торучы кеше. Җибәрми нишләсеннәр, сукыр чебен шикелле эшкә билгели торган вакытка туры китереп йөргәч. М.Юныс. Шул көнне Вася-Василий, бер сукыр чебенгә юлыгып, каты гына яраланган, госпитальгә озатылган! М.Шаһимәрдәнов

Сукыр чебен тешләү Ниндидер сәбәпләр аркасында тынычсызлану, борчулы булу. – Нинди сукыр чебен тешләде соң әле бу баланы? – дип, үзенчә фикер йөртте ул [Гөлбикә апа]. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә