СУКЫР ТЫЧКАН и. зоол. Сукыр тычканчалар семьялыгыннан алгы аяклары жир казу өчен җайлашкан, башлыча бөҗәкләр белән туклана торган җир асты җәнлеге, имезүче хайван; русчасы: крот. Әнә шулай итеп сукыр тычкан – җилне, җил – камышларны, камышлар су өстендәге дулкыннарны уяткан. Ф.Яруллин. Утыра-утыра, без сукыр тычканнар турында да, күзле тычканнар турында да фәлсәфә саттык. Ф.Абдуллин |