СУКЫРЛЫК и. 1) Сукыр булу хәле, күрү сәләте булмау. Сукырлыкны язмыштан тыш юллап, Мич башында көтеп алмадым. Ф.Шәехов. Анай мәрхүмәнең, урыны җәннәттә булсын, йөккә узгач, лимон кабасы, шуның белән чәй эчәсе килгән. Ә лимон юк. Табиблар да сукырлыгымны шуннан күрә. Татарстан яшьләре

2) күч. Томаналык, наданлык; рухи чикләнгәнлек. Мин боларның тупаслыгына, аяз көндә кояшны күрә алмауга охшашлы сукырлыкларына хәйран калам. Г.Ибраһимов. Безнең аң сукырлыгы, шаблонга күнегү яралыларның үлеменә китерә... Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә