СУКЫРЛАНУ ф. к. сукыраю. Вә ләкин ул күңелнең сахибы күрми сукырланса, Күңелдән тар бер әйберне табып булмыйдыр ул чакта. М.Гафури. Яхшы-яман якны аерырга Сукырланса күңел күзлегем, Адаштырмас тормыш чатларында Әнкәй сөте биргән үзлегем... Ф.Дәүләтгәрәева Сукырлана бару Акрынлап сукырлану Сукырлана башлау Сукырлануга табан бару Сукырлана төшү Бераз сукырлану; тагын да сукырлану Сукырланып бетү Тәмам сукырлану |