СУКЫР КЫЧЫТКАН и. бот. 1) Иренчәчәклеләр семьялыгыннан вак кына ак чәчәкле, каралты-кура коймасы, ерымнар буйларында куе булып үсә торган кычытканга бик охшаш, ләкин чакмый торган яфраклы үлән үсемлек; ак баллут, баллы баба, балдыган; русчасы: яснотка белая. Яшел таплы җир өстендә күгәргән, мүкләнгән нигез ташлары арасыннан юан сабаклы алабуталар, карга борыннары, сукыр кычытканнар үсеп чыккан. А.Гыйләҗев. ...Алдымда зур итеп «Өшәр» дип язылган тимер. Аның артында сукыр кычыткан, тигәнәк, җитен, әрем басуы шаулый. Л.Шәех 2) диал. Арыслан койрыгы, йөрәк уты; русчасы: пустырник. Янына чыгып, валидол я булмаса сукыр кычыткан төнәтмәсе эчертәсеме соң, дигән уй чагылып үтте. Ф.Җамалетдинова |