СУКЫРАЮ ф. 1) Күрү сәләтен югалту, сукырга әйләнү, күрми башлау. Минем атам Мөхлисулланың әтисе, ягъни минем бабам Кәлимулла, тома сукыр иде: аның бер күзе Ярман сугышында кыйпылчык кереп сукырайган... Р.Батулла. Үзенең егерме яшеннән шушындый хәлдә булуыннан да, Фәргатьнең сукыраю хәбәреннән дә --- үзәге өзелеп, ул чарасыздан елый башлады. Ф.Бәйрәмова

2) күч. Бик игътибарсызга әйләнү, тормышны, хәлләрне аңламас хәлгә килү. Гашыйк кеше ул тәмам сукырая. М.Максуд

3) күч. Күңел сизгерлеген җую, катыру, каты бәгырьлегә әйләнү. Район оешмаларының кулы җитми. Үз мәнфәгатьләре белән сукырайган бер төркем кешеләр табигатьне талауларын сизми калалар. А.Гыйләҗев. Тәкәбберлек агуыннан сукырайган күңелләре Аллаһының барысыннан да көчлерәк булуын онытып җибәрде. Туган як

Сукыраеп бару Акрынлап сукыраю. Бераз соңрак чын мәгънәсендә могҗиза барлыкка килде: сукыраеп барган теге күз тәмам ачылды ---. Х.Гәрәй. --- инде татарны агартыйм дип, үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам... Ә.Фәйзи

Сукыраеп бетү Тәмам сукыраю. Җитәкчеләр идея белән сукыраеп беткәннәр, шуннан башка нәрсәне күрмиләр. Х.Камалов

Сукыраеп калу Берәр вакыйгадан соң, тәэсирдән соң сукыраю. Аннары урам чатларына автомобильләр килеп тыгылды, чөнки яшелле-кызыллы светофорлар сүнеп, сукыраеп калганнар иде. А.Тимергалин

Сукыраеп китү Әкренләп сукыраю. Борын-борын заманда, ди, чал чәчле бер әби сукыраеп киткән. Н.Каштанов

Сукырая бару Торган саен тагын да ныграк сукыраю

Сукырая башлау Сукыраюга табан бару. Ул үзенең сукырая башлавын тойды. Г.Гыйльманов

Сукырая төшү Тагын да сукыраю

Сукырая язу Чак кына сукыраймый калу. Бер туганыбыз грипптан сукырая язды, икенче туганыбызның борынында тыңкышлык әле дә бетми. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә