СУКЫР с. 1. 1) Күрү сәләтеннән мәхрүм, күзе күрми торган. Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде. Ә.Еники. Карт елмайды, аның ике сукыр күзенә дә мөлдерәмә яшь тамчылары тулды. Р.Батулла 2) хурл. Начар күрүче яки кылый күзле. Аңа каршы берничә кеше көлешеп: – Әнә Наратлык аермасына җитеп киләләр ич! Сукыр, кая карыйсың соң син! – диештеләр. М.Гали 3) күч. Әйләнә-тирәдәге эшләрне аңламый, хәлне белми торган, бик игътибарсыз. Сукыр син, Касыйм! Әллә каян килеп чыккан бер башкорт кызына капланып төштең. Х.Сарьян. Йөрәк әллә нишләп китте. Сукыр икән бу, кеше белән кешене аера белми. Ф.Яруллин 4) күч. Ахмак, надан, томана. – Син аның кем икәнен беләсеңме? Юк, белмисең, сукыр син, надан, йөрәксез! – дип тузынган Сәрби апа. Г.Гомәров. Без сөюдә сукыр, чукрак, надан, Без бит гомер буе көтүдә. Л.Кәшфи 5) күч. Яктылыгы булмаган, утлары күренмәгән; каплап, томалап, кадаклап куелган (тәрәзә h.б.ш. тур.). Сукыр тәрәзәләр белән бергә йортлар үзләре дә, урамнар да берәм-берәм күздән югалганнар. М.Кәбиров. Тактадан корыштырган нәни куыш. Бер тәрәзә, ул да булса ярым сукыр. И.Рәмиев. [Авылның] башта мәчет манаралары, аннары ике катлы берничә йорты, иң ахырда сукыр тәрәзәле, «сәҗдәгә киткән» тәбәнәк өйләре күренде. И.Туктар 6) күч. Чыгу юлы булмаган. Сукыр тыкрык // Ике терәк арасындагы уемы үтәли булмаган. Сукыр а́ркалар теземе 7) күч. Бозык, кортлы, төшсез (чикләвек, җимеш h.б.ш. тур.). Сукыр чикләвек 8) күч. Күзсез, ватык (энә h.б.ш. тур.). Колхозның сукыр инәсенә кадәр кай җирдә ятканын күңелдән белә торган кешебез – завхозыбыз. Т.Гыйззәт. Мөхәммәтҗан солдат аңа ачуланып кычкырды: – Малдамыни хәзер эш? Менә миңа кешенең, можыт, сукыр инәсе дә кирәкмидер. Г.Бәширов 9) күч. Тишелгән, бозылган, гомумән, кулланыштан төшкән (металл акча h.б.ш. тур.). Сукыр акча. Сукыр тәңкә 10) күч. Кеше ихтыярында булмаган, очраклылыкка нигезләнгән, стихияле (табигать көчләре h.б.ш.). Фән белән яктыртылмаган практика – сукыр практика ул. Р.Ишморат 11) күч. Анык нигезе, әһәмиятле сәбәбе булмаган, акылга нигезләнмәгән. Андый сукыр дисциплина буламы? Г.Ибраһимов. Капма-каршы хисләр утында яна ул: тирән шомлану йөрәген биләп ала, сукыр көнчелек акылын томалый. Ә.Еники. Аның күңелендә ниндидер сукыр ачу, ярсу кабара башлады. Н.Фәттах 12) күч. Яктыны бик аз бирә торган. Бер почмакта сукыр ут яна, идәнгә салам түшәлгән. Х.Камалов. Сукыр лампага ашыгып ут элделәр, янып-пешеп эшкә тотындылар. В.Имамов 2. и. мәгъ. Күзе күрмәгән яки начар күргән кеше. Татарда, аяксыз күп йөрер, сукыр күп күрер, дигән мәкаль бар. Ф.Яруллин. Тиле, әллә шул сукырның сүзенә карап өйләнер идеңме? Н.Кәримова 3. рәв. мәгъ. 1) Күрмичә, күрү сәләтен югалткан көе; сукырларча. Боларны искә төшерүем минем шуның өчен: без үзебезнең ферма малларын карауда борынгыча сукыр булмыйк, дим. Ә.Еники. «Мин сукыр көе күзлеләрдән күбрәк күрдем, дөньяның ямен күбрәк тойдым», – дигән гомере сукырлыкта үткән гарәп шагыйре Мәгари. Г.Хөсәенов 2) күч. Берсүзсез, тулысынча ышанып, буйсынып, ихтыярсыз. Адәм, син берәүгә дә сукыр килеш ышанма! Г.Коләхмәтов ◊ Сукыр бәхет Очраклы рәвештә генә ирешелгән уңыш; бәхетле очрак. Билгеле, үзеннән-үзе генә, көтмәгәндә генә килеп чыккан сукыр бәхет түгел инде бу. Л.Шагыйрьҗан. Сукыр да күрерлек Теләсә кем күрерлек, ачык, күренеп-беленеп тора торган; һәркем аңларлык. Байлык-җитешлекнең ни икәнен сукыр да күрерлек, саңгырау да ишетерлек итеп тырыштылар. Р.Мулланурова. Сукыр күзгә дә күренә к. сукыр да күрерлек. Имза куелуын куелган, тик сукыр күзгә дә күренә: Фәрит Идиятуллинның имзасын башка берәү сырлаган... Э.Фатыйхова. Сукыр тавык хурл. 1) Бик начар күрүче яки бик игътибарсыз кешегә карата. Сез, сукыр тавыклар, аның өненә барып менгәнсез. А.Гыйләҗев. Әнә теге велосипедлы аңгыра, кинәт борылыштан чыгып, машина астына керә язды. Сукыр тавык! Ф.Яруллин; 2) Надан, аңгыра кеше турында. Надан кеше – сукыр тавык. Мәкаль. Сукыр тиен дә Аз гына булса да; бөтенләй. – Синдә берәр тәңкә генә калмадымы соң? – дип сорап куя миннән юлдашым. – Тәңкә түгел, Сәлихҗан, сукыр бер тиене дә калмады, – дим. К.Миңлебаев. Җыештыручының хезмәт хакы күпме генә инде, миннән дә сукыр тиен дә ярдәм юк, җиңел түгелдер Вәсиләгә. Г.Галиев |