СУ’ КЫЗЫ и. миф. Рус һәм Көнбатыш мифологиясендә: таралып торган озын чәчле, балыкныкы шикелле койрыклы, төрле халыкларда чибәр яки ямьсез хатын-кыз кыяфәтле суда яши торган зат. Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне! Алар тузылып төшсен алдыңа. Шулай килешә сиңа. Су кызыдай Кил дә хәзер минем алдыма, Утыр, күлдә шәүләң уйнасын; Узган-барган кешеләр туктап карап, Су кызы дип сине уйласын! Һ.Такташ. Борынгы Грециядә безнең су аналары шикелле чибәр су кызлары турында легендалар булган, бу су кызларын нимфалар дип йөрткәннәр. Робинзон эзләреннән |