СУКТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. сугу

2) Машина яки ат белән ашлык сугу. Чиста, чүпсез арышны теземгә салмый, турыдан урып суктыру ягын карарга кирәк. Х.Камалов. Башта чәчү, печән әзерләү, чак кына хәл алырга да өлгермисең – урак өсте, көлтә кертү, ындыр суктыру. М.Хәсәнов. Ындырдагы бар кешене биетеп, ашлык суктыру машинасында эшләгән кырыс агай искә төшә. Ш.Галиев

3) Кыйнатып, җәза бирү. Төтенле базга ябу, чыбык белән суктыру дисеңме – берсе дә калмады. Г.Бәширов. Таяк белән суктыру гадәте шулай ук күчмәләр иҗаты була алмый. Н.Фәттах

4) күч. Читләтеп сөйләү, кинаяләү. Син нәрсә, һаман миңа шул турыда суктырып сөйлисең. Т.Гыйззәт

5) күч. Талымсызланып, бик күп ашау. Ипине дә матур гына суктыра ул! З.Мансур

Суктыра башлау Суктырырга тотыну. Бөтенесе дәррәү теземнәрне суктыра башладылар, Илһам гына комбайнын кабызмады. Ф.Садриев

Суктыра бирү Бернигә игътибар итми суктыру

Суктырып бетерү Барысын да суктыру. Бөтен авылның йорт тәрәзәләренә такта суктырып бетерә бит инде ул. М.Мәһдиев

Суктырып кую Алдан яки тиз генә суктыру. --- ни эшләтсәләр дә эшләтерләр дип, тагын шактый солы суктырып куйдым, һәм атларга көн саен дүртәр кило солы ашата башладык... В.Нуруллин

Суктырып тору Гел, даими, әледән-әле яки хәзерге моментта суктыру. Аннары ул да хәзер, сугыш елы законнары буенча, Сафьянның әүвәлге тимерчелек мастерскоенда эшли башлаган, кадими заманнардан калган борынгы станокта калайдан солдат төймәләре суктырып тора иде. Т.Нурмөхәммәтов

Суктырып утыру Хәзерге моментта суктыру белән мәшгуль булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә