СУКРАНУ I ф. Кемне дә булса тиргәп яки зарланып үзалдына сөйләнү. Бикташев сукранырга кереште: – Кая гына китеп бетәдер бу өйдә әйберләр, һич эзләп табарлык түгел!.. Н.Акмал Сукрана башлау Сукранырга тотыну. Сәлимә җиңги, алъяпкычы белән йөзендәге тирен сөртә-сөртә: – Хур булдык, оятлы булдык, бернәрсәм дә калмады. Нишлим инде? Нәрсә белән туйдырыйм инде боларны?.. – дип сукрана башлады. К.Тинчурин. Бәдри абзыйның Казаннан озак кайтмый йөрүе белән борчылып, Гайшә апа кайчагында сукрана башлый, ирләрне битәрләргә тотына иде. Ә.Фәйзи Сукрана бирү Бернигә карамастан сукрану; һаман сукрану Сукрана төшү Бераз сукрану; тагын да сукрану Сукранып алу Бер ара, аз гына сукрану. [Зарифатти] Атларга ирек бирмичә, аяк астында өелеп яткан кар өемнәренә, урам җыештыручыларга сукранып алды. Н.Акмал Сукранып кую к. сукранып алу. --- Намаҗан карт, бишбилле кара тун, камалы бүрек, кыска кунычлы киез ката киеп, күршесендәге мәчеттән кайтып килә иде. Килеп җитәр-җитмәс, гүя үзалдына сөйләнеп-сукранып куйды ---. Г.Ибраһимов Сукранып тору Даими яки әледән-әле сукрану; сукрану хәлендә булу |