СУККАЛАНУ ф. Тынгысызлану; ыгы-зыгы килү; бәргәләнү. Күңелләр урыныннан купты, аерылу борчуы белән бәргәләнде, суккаланды. Х.Камалов. Ул соңгы көннәрдә җанын кая куярга белмичә бәргәләнеп, суккаланып йөрде. А.Вергазов

Суккалана башлау Суккаланырга тотыну. Габдулла, авыртуга түзә алмыйча, бәргәләнә, суккалана башлады һәм... уянып китте. И.Нуруллин

Суккаланып бетү Тәмам, бик нык суккалану

Суккаланып тору Даими яки әледән-әле суккалану; суккалану хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә