СУКБАЙЛАНУ ф. 1) Сукбайга әйләнү

2) Сукбай кебек кылану

3) Берәр сәбәп (вахталы эш, командировкалар һ.б.ш.) аркасында юлда еш йөрү, озаклап гаиләдән аерым яшәү. Аның ире [нефть разведкасында эшләүче] җитәрлек сукбайланган иде, аны семья белән яшәргә өйрәтәсе бар иде. Ш.Бикчурин

Сукбайлана башлау Сукбайлануга табан бару

Субайланып бетү Тәмам сукбайлану

Сукбайланып йөрү Шактый вакыт сукбай булу. Бервакыт, олы юлда озак сукбайланып йөргәннән соң, эзәрлекләүдән качып, караңгы төндә әнисе ишеген шакыган. Риваять



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә