СУКБАЙ и. 1. 1) Билгеле бер эше, кәсебе булмыйча, урыннан урынга күчеп йөрүче ярымхәерче кеше. Сукбай кебек япа-ялгызың читтә йөрмәссең инде. А.Гыйләҗев. Чыкты да подъезд янындагы эскәмиядә уйланып утыручы сукбай янына килеп басты. А.Фәләхов 2) Йорты булмаган, теләсә кайда йөри торган кеше. Кеше дәрәҗәсе кыл өстендә, кыл өзелсә – чүп өстендә, дигән әйтемне чүплектә актарынучы сукбайлар яныннан узганда искә төшерәм. Безнеӊ гәҗит 3) күч. Эш, хуҗалык, тормыш алып бару һ.б.ш. мәсьәләләрдә җавапсыз, мәнсез, җиңел карашлы кеше. Дөя бәһасе байлыкны кулдан ычкындырды, кадалгыры сукбай! В.Имамов 2. с. мәгъ. 1) Сукбайга (1 мәгъ.) әйләнгән, сукбайлык тормышына күчкән. Исәнмесез, җилләр, туган җирләр! Кайтып килә сукбай улыгыз. Һәммәгез дә, шөкер, исән икән, Моннан соң да исән булыгыз! Р.Миңнуллин 2) Йорттан бизү яки хуҗасыз булу сәбәпле урам тормышына күчкән (эт тур.). Әй, Җамай, күр әле: бер сукбай эт сине күзәтә. Р.Батулла. Мине юлдаш санап ике квартал янәшәмнән теркелдәгән сукбай эт арыды бугай, бер ачык подъездга шылды. Н.Гыйматдинова 3) күч. Тәрбиячесе, караучысы булмаган, теләсә кайда йөри торган. Гражданнар сугышы елларындагы сукбай малайлар |