СУКАЧЫ и. 1) Сукада, җир сөрүдә эшләүче. Әй сайрашып очкан кыр кошлары! Кыр-җирләргә төшми калмагыз, Кыр-җирләргә төшеп, гөлгә кунып, Сукачыга сәлам сайрагыз! С.Рәмиев. Милли бәйрәмебез Сабан туе, сукачылар ярышы флагларын күтәрү хокукы бирелде остазга. Т.Нәҗмиев

2) күч. Гади крестьян, игенче. Бел, мирза, мин – туганнан бирле сахра куенында тирбәлгән бер сукачы. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә