СУКАЛА’У ф. 1) Сука яки сабан белән сөрү, эшкәртү. Җир сукалап интеккәнче, сатасың да аласың ризыкны Америкадан. Т.Миӊнуллин 2) күч. Берәр телдә азмы-күпме канәгатьләнерлек сөйләшә белү, яхшы ук сөйләшү. Байтирәк халкының күбесе русча һәм чувашча шактый кыю сукалый. Г.Бәширов. Инглиз телендә фигыль заманына карап үзгәрә. Шуны аңлагач кына, әзме-күпме сукалау мөмкинлеге туды. М.Юныс. Татарчасын белә, урысчаны ипилек-тозлык сукалый, башкасы ни пычагыма. Т.Галиуллин 3) күч. Азмы-күпме канәгатьләнерлек укый-яза белү; хәреф тану. – Грамотаң бармы? – Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле. М.Мәһдиев. Өйрәнеп булмады укырга. Бераз сукалыйм – хәзер соң инде, җитмешнең теге ягына чыгып барам. Н.Фәттах 4) күч. Сөйләү, фикер белдерү, әйтү. – Дөрес сукалыйсың, акыллы хатын икәнсең, – диде бераз сүрелә төшкән әти. Ф.Яруллин. Үзең телдә дөрес сукалыйсың син, ләкин нигә шуны чынлыкта да саклый алмыйсың? Нигә? М.Вәли-Барҗылы 5) Уен коралында берникадәр канәгатьләнерлек уйный белү, ярыйсы гына башкару Сукалап бетерү Бар җирне дә сукалау; сукалауны тәмамлау. Туктагыз әле, көн кич булып бара, ничек итеп ул биш гектар җирне бүген сукалап бетерергә соң? Т.Гыйззәт. Кишәрлекләрен сукалап бетергәч, малайлар үлән җыйдылар. М.Хуҗин Сукалап йөрү Сукалау белән мәшгуль булу. Төштән соң куянга утырып чаба, көн тиз авыша, ди торган идек без җир сукалап йөргән үсмер чакта. Ш.Галиев Сукалап китү Сукалый башлау. Туктар --- тракторын танк кебек бер урында зырлатып-биетеп алды да, тимер төрәнен тагы да катырак батырып, икенче якка сукалап китте. Х.Ибраһим Сукалап ташлау Тиз-тиз сукалау; аннан-моннан сукалау. Алсудан да изгерәк кебек күренгән егет үзгәрә: болынны сукалап ташлый. Р.Рахман Сукалап тору Даими яки әледән-әле сукалау; хәзерге вакытта сукалау Сукалап чыгу Башыннан ахырына кадәр сукалау. «Әлифба»ны сукалап чыктык. М.Вафин. Хәлим колхоз сукасына ялынып тормады, суканы үзе ясады да кеше чиратында сукалап та чыкты. Н.Кәримова Сукалап яту сөйл. к. сукалап тору. Әйбәт кенә сукалап ятканда, моның аты хәлсезләнеп буразнага егылган. Р.Вәлиев Сукалый башлау Сукаларга керешү. Кайбер газетларның хәрефләре бер дә ачык төшми. Безнең кебек яңа сукалый башлаган кешеләргә бик кыен. М.Гафури. Жак хәзер немецча азрак сукалый башлаган иде. Г.Әпсәләмов Сукалый тору Нәрсәдер башланганчы сукалау |