СУКА и. а.х. 1) Җир сөрү өчен, башлыча агачтан эшләнгән, сабаннан аермалы буларак җир катламын әйләндереп капламый торган авыл хуҗалыгы коралы. Элек кенә безнең якларда авыл җирендә сөрү коралы сабан, сука булган. Р.Әхмәтҗанов. Сука белән җир сукалау калган Чабаталы мәэюс морзаларга. Җ.Дәрзаман. Кояш торган саен ныграк чыбыркылый, бүген-иртәгә язгы чәчүгә төшәсе, хуҗалыкта булган бөтен сука-тырмаларны, чәчүлек орлыкны барлап куясы бар. В.Имамов

2) Җир сукалау эше. --- талаша торгач, болар бервакыт җәй көне эшләрен алышканнар: хатыны басуга сукага киткән... Әкият. Кызу эш өсте, атлар буш түгел: кайсы урманда, кайсы сукада. Т.Гыйззәт

Сука сукалау 1) Җирне сука белән сөрү. Үгез сука сукалый, Бозау тырма тырмалый. Әйтем. «Халык дошманы» гаиләсе булганлыктан, әни бар авыр эшләргә кушылды. Окоп казу, урман кисү, таш чыгару, сука сукалау. Безнеӊ гәҗит; 2) Иген игеп, крестьян булып гомер итү; гади игенче булу. Феодализм начар булган, диләр, Сука сукалаган асыл ирләр, Эшләгән дә оброк түләгән, Яңа тормыш төзи белмәгән. Г.Афзал. Сука тоту Сука белән җир сөрү; сукачы булып гомер итү, иген игеп яшәү. Аның җәй буе урак урып, сука тотып биле авыртмаган. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә