СУЙЛАКЛАНУ ф. диал. 1) Суйлак, иренчәк кешегә әйләнү
2) Ялкаулану; иренү. Кече якта чаж да чож нидер пешерәләр, исе борынны кытыклый... Торырга бик вакыт! Тик кузгала алмый Гәрәй, суйлакланып ята. А.Гыйләҗев