СУЙДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. сую. Кая ул атын суйдыру, кышын кар да сорап ала алмыйсың син Мөхәммәдәмин ханнан. М.Әмирханов. «Сугыштан кайтканнан бирле чебен дә үтергәнем юк, тамчы кан күрсәм дә, йөрәгем бозыла», – дип, тавыкны да күршеләреннән суйдыруы әнә шул хакта сөйли. Г.Галиева 2) Кан күренер дәрәҗәдә ышкытып кырдыру, җәрәхәтләү, чиләндерү (тәнне). Алдагы привалга кадәр бара мескен аксап-туксап. Бу инде ЧП! Бу инде аягыңны суйдыру, чиләтү, кабарту дигән сүз. М.Ибраһимов Суйдырып алу Тиз арада суйдыру Суйдырып бетерү Барысын да суйдыру Суйдырып кую Алдан суйдыру |