СУЗЫНКЫ с. 1) Чагыштырмача озак дәвам итә, озаккарак сузыла торган (тавыш, аваз тур.). Хәлсез иреннәрдән саркылып чыккан йомшак, сузынкырак тавышны һич онытмады. Ф.Сафин. Бүлмәне сузынкы моңсулык биләп алды. А.Хәлим

2) Гадәттәгедән сузыбрак, озынрак итеп башкарыла торган. [Әсәрнең] ялыктыргыч озын, сузынкы булуын да әйтергә кирәк. М.Җәлил. Элекке татар халык көйләре моңлы, сузынкы, төшенке, аһ-зар белән сугарылган булганнар. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә