СУЗЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. сузу

2) Буй юнәлештә урнашкан булу; озын булып күренеп тору. Киң басулар сузыла еракларга, Як-ягына җитми карашың. С.Урайский. Басулар кардан арчылган, тик урманнан авылга таба сузылган тирән елга кары гына кояшка каршы күзне камаштырып ялтырап ята. Г.Бәширов. Алар заводка таба сузылган такыр юлдан берничә секунд сүзсез бардылар. Г.Минский

3) Билгеле вакыт аралыгында дәвам итү. Бер сәгатькә сузылган докладны бик зур дикъкать белән тыңладылар. М.Гали. Яңгыр озакка сузылмады. Э.Касыймов

4) Гәүдәне сузып яту. Ялчылар арганнар иде. Аш өенең сәндерәсенә сузылу белән үк үлек кебек йоклап киттеләр. Г.Ибраһимов. Тынып торганнан соң, башын селкеп куйды [кәҗә]. Ләкин ул бик хәлсез иде, шунда ук авыраеп тагы идәнгә сузылды. А.Расих

5) Гәүдәне яки кул-аякны сузып үрелү; тотарга, алырга омтылу. Фәлсәфәдән арган минутларында Муса мандолинага сузыла иде. М.Максуд. Айгыр, хуҗа кергәнне сизгәч, әкрен генә кешнәп җибәреп, Маликның кулына сузылды. И.Гази

6) Гәүдәне киереп турайту. – Атлар солыларын бетергәч, мине уятырсың... – ди [Фәйзулла] вә озын гына киерелеп сузыла да тиз хырылдап йокыга китә. Ш.Камал. – Болай итеп бер генә кеше дә киерелә, сузыла алмый! – ди ул миңа, бу юлы да салпы якка салам кыстырып. Р.Батулла

Сузыла башлау Сузылырга тотыну; сузылуның башлангыч ноктасында булу. Секциядәге көндәлек күнегүләр икешәр-өчәр сәгатькә сузыла башлагач, егетләргә өйләрендә кыздырган бәрәңге-чөгендер егәре генә җитмәс булды. В.Имамов

Сузыла бирү Бернигә карамастан сузылу

Сузыла төшү Тагын да сузылу; берникадәр сузылу. Урман һавасын сулый-сулый, печән әзерләргә китеп барган яшь ирнең ымсынуы озакка сузыла төште. Д.Булгакова. Яшь пәһлеваннарны бүләкләү бераз сузыла төште. Безнең гәҗит

Сузылып алу Кыска вакытка гына сузылу

Сузылып бару Ниндидер бер чиккә кадәр сузылу. Ул Яңилгә таба сузылып бара да, аннан Мишә буена төшеп, тагын барып-барып, Идел ярларындагы урманнарга ук тоташа. Г.Бәширов

Сузылып бетү Тәмам, бик нык, ахыр чигенә җитеп сузылу

Сузылып калу Берәр тәэсирдән соң сузылган рәвешен саклау. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга, һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Ә.Еники

Сузылып китү Кинәт сузылу; сузылган булу. Зифа тәтәй әллә кайларга кадәр сузылып киткән биек юлга исе китеп карап барды. Г.Бәширов. Ул тагын да төкселәнеп, гәүдәгә сузылып китте кебек, аңа олылар төсе иңде... Р.Батулла

Сузылып тору Гел сузылу; сузылган хәлдә булу. Ямгырчы би кулындагы агач табакны шапылдатып бүкән өстенә куйды, югарыдан сузылып торган җиз көпшәнең бөкесенә тотынды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә