СУЗЫК с. лингв. Һава агымы авыз куышлыгыннан тоткарлыксыз үтү нәтиҗәсендә ясалган, акустик яктан тавыштан гына торган (шау катнашмаган – аваз тур.). Екатерина II заманындагы рус галиме А.С. Шишков, иң әүвәлге телләр бериҗекле сүзләрдән торган, ул иҗекләр сузык авазлар булган, ди. Н.Фәттах. Темников сөйләшендә сузык авазлар, гомумән мишәр диалектындагы кебек үк, алгырак позициядә ясалалар ---. Татар халык сөйләшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә