СУЗУ ф. 1) Нык тартып, киереп h.б.ш. юллар белән озынайту. Бик каты сузсаң, җеп тә өзелә бит: без дә чыдамадык. Г.Ибраһимов

2) Төз рәвешкә китерү, турайту. Астыңда нибары юка палас кына я бишмәт чабуы гына икәнлеге дә, урын тарлыктан аякларыңны сузып, әлиф ятуың да онытыла. Г.Бәширов. Купшы офицер күкрәген киереп, кулларын бот буена сузып, кызу-кызу гына нидер әйтте. Ә.Еники

3) Кулны, аякны яки гәүдәнең берәр өлешен берәр якка таба бору, юнәлтү. Хәтта колхоз рәисенең артын сузыбрак атлавы да, авыл советы рәисенең ялтырап торган пеләш баш түбәсе дә аермачык «бу – без!» дип торалар. Н.Көбәш. Ышанасыңмы: ул син идең... һәм син миңа кулларыңны суздың... А.Тимергалин

4) Алга таба җибәрү, алга чыгару, юнәлтү (баш, борын, муен тур.). Хәлим тиз генә мунча ишеге төбенә килде. Колагын бәрәңге бакчасы ягына сузып тыңлап торды да шунда мунча өйалдына керде. Г.Гобәй. Абыйның иңбашы аркылы борынымны сузып, шул сүзләрнең чыккан урыннарын эзләргә тотындым. Г.Бәширов. Озын муеннарын сузып, саф-саф булып тезелешеп, казлар кайтып киләләр. А.Әхмәт

5) Кулдагы берәр нәрсәне кемгә дә булса тәкъдим итеп сону, аңа юнәлтү; бирү хәрәкәте ясау. Зәйнәп тиз генә кулындагы төргәкне Газизгә суза да, үзе чыгып китмәкче була. Ф.Әмирхан. Кыз Сәфәргә сөлгене сузды һәм елмаеп нәрсәдер әйтте. Ә.Фәйзи. Кайсы коча, кайсы кулны кыса, Чәчәк суза кайсы кулыма. Ә.Исхак

6) Билгеле бер юнәлештә урнаштыру, үткәрү, тезү, кору (юл, элемтә h.б.ш. тур.). Әйләнә дә дәшә Басыйрга ул: – Ике ярны ничек ялгадың, Ничек күпер суздың?! Р.Әхмәтҗанов. Батальон штабын шул йортларның берсенә күчерделәр. Телефон суздылар. З.Зәйнуллин. Үрмәкүчләр ботактан ботакка җеп сузган, пәрәвез корган. Ш.Бикчурин

7) Үтәлү-эшләнү яки тәмамлану вакытын тиешледән озаграк дәвам иттерү, озакка җибәрү. Буржуа өчен сугышны сузу файдалы. Ш.Камал. Кем чәчүне җәй уртасына тикле суза? Г.Бәширов

8) Озаграк дәвам иттерергә тырышу, озынайту. Поль, Тукайда булмаган авыру юк, әгәр дә гомерен бераз сузу мәтлүп булса, тизрәк Петербургтан җылы якка озатырга кирәк, дип мәслихәт бирде. К.Сәгыйд

9) Кичектерү, чигерү; тоткарлау. Юкка сузасың. Барыбер кайчан да булса бер әйтергә кирәк булачак. Р.Ишморат

10) Озын итеп әйтү, әкренрәк, салмаграк әйтү (аваз, сүз һ.б.ш.ларны). – Ах, малла-ай, – дип сузды Мәрданша бабай. – Нигә мине уятмадың соң син шул чакта?.. Г.Гобәй. Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Ә.Еники. Телефон сузып-сузып ике тапкыр шалтырады. М.Хәсәнов

11) күч. Матур, оста итеп башкару (гадәттә озын җыр, көй тур.). [Солдат] авыз эченнән әллә нинди бер көй суза. Ш.Усманов. Ул гармун остасы түгел, гадәти генә уйный; берәр моңлырак авыл көен сайлый да шуны хәсрәтле генә итеп сузарга тотына. Ш.Маннур

Суза бару Акрынлап сузу

Суза башлау Сузарга тотыну. Озын-озын көйне кайгы-хәсрәт белән әкрен генә, әкрен генә суза башлыйбыз. Г.Ибраһимов. Теге яктан Мирхас Мөслимовка озын колга суза башлады: шуның белән атынып сикер, янәсе. Х.Камалов

Суза бирү Бернигә карамастан сузу; тагын бераз сузу. --- башын артка ташлап, тезләрем өстенә куйды да, киерелгәндәй кулларын суза биреп, башымнан кочаклап алды. Х.Сарьян

Суза төшү Бераз сузу; тагын да сузу. Йонлач башын аз гына кыйшайтып, очлы борынын тагын да суза төшеп, миңа төбәлде. А.Хәсәнов

Сузып алу Аз гына сузу, бер мәртәбә сузу; тиз генә сузу. Үзе, кытыкламакчы булып, кул-бармакларын сузып-сузып ала, ди... Г.Гыйльманов

Сузып бетерү Барысын да сузу; нык сузу. Арткы аякларын да бар җаена ыргытып бәрми, сузып бетерми сыман. В.Имамов. Нурулла, сары чәчкә ата башлаган кыяр сабакларын югарыга үрләтү өчен җеп сузып бетергәч, гәүдәсен турайтып, куллары белән бөеренә таянды. Ф.Садриев

Сузып җибәрү Кинәт сузу; иркенләп сузу. Рашат сәгатенә карап алды да, күзләрен йомып, нәрсәдер уйлагандай, беркадәр торды, аннары кинәт аягын сузып җибәрде. Ф.Садриев. Әкрәм, күңелсез хәлләрне онытып торыйк диптер инде, «Алмагачлар»ны сузып җибәрде. Р.Сәгъди. Менә сукыр бабай гармунын сузып җибәрде, кызчык озын, кызганыч көйгә җыр башлады ---. Ф.Әһлиуллина

Сузып килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә сузу. Вәли көн саен миннән үземне аның хатыны дип халыкка белдерүемнең сәбәбен сорый. Мин «иртәгә», «иртәгә» дип сузып килдем. Г.Кутуй

Сузып кую Сузылган итү; бер мәртәбә сузу; кисәк сузу. – Ә-ә, – дип сузып куйды Мәдинә, кайсы Мортаза икәнен аңлап ---. М.Хәсәнов. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. М.Галиев

Сузып тору Даими яки әледән-әле сузу; сузган хәлдә булу. Азат озакка сузып тормый, шул кичне үк юл хәстәрен күрә. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә