СУЗАЮ ф. 1) диал. Озынаю; сузылу. --- төз лапасның юан, таза өрлегенә сүс дилбегә бәйләп, шәп бер гәүдә асылынган, ул гәүдә сузайган, сары ботинкалар җиргә тиеп кенә калмаган, аяклар тездән бөгелгән ---. М.Мәһдиев 2) Тирә-яктагы нәрсәләрдән озынрак, биегрәк булып, күзгә ташланып тору. Анда сугышка кадәр йөз илле йорт булган, ә хәзер бары бер кечкенә генә йорт сузаеп тора: каһәр төшкән немецлар бөтенесен яндырганнар. Г.Кутуй. Габитов таныш урманнарга, кызыл маңгайлы таныш тауларга, сузаеп басып торган буровойларга карап кайтты. И.Гази 3) Тырпаю. Гомәр Фәлинәне озата кайткач, былтыргы утын агачларының күккә сузаеп торган очларына карады. Гәрәй Рәхим 4) күч. Кирәксез яки тиешсез урында басып тору. Калды Һашимов кыз янында берүзе сузаеп. Р.Зәйдулла Сузаеп калу Берәр тәэсирдән сузайган хәлгә килү. Гаделшинның йөзе сузаеп калды, ләкин елтыр кәгазьне бирмичә булдыра алмый иде инде ул: кулы куелган, мөһер сугылган! Р.Зәйдулла Сузаеп китү Бер ара күзгә күренеп, сизелерлек сузаю Сузаеп тору Даими сузайган хәлдә булу; сузайган булып күренү. Бөтен төбәккә бер булып, безнең чиркәү гөмбәзе генә күккә сузаеп тора иде. Гәрәй Рәхим Сузая башлау Сузаерга тотыну |