СУЗАН с. 1) Озын, чандыр гәүдәле. Чегәнне хәтерләткән карасу озынча йөзле, зур авызлы, сузан буйлы Ирина Моисеевна. Х.Камалов. Ул буйлы булса да, кайбер кинәт үсеп киткән кызлар кебек котсыз сузан, юка кыз түгел әле. А.Гыйләҗев 2) Гадәттәгедән озынрак һәм килешсезрәк; тар һәм озын. Сузан муеннарын әрле-бирле йөрткән гигант краннарга күптән инде игътибар иткән идем. А.Расих |