СУЕЛУ ф. 1) төш. юн. к. сую. --- әллә никадәр миллион хайван суелып, үлеп, һәлак булып беткәндер. Г.Исхакый. --- аңа кичтән суелып, туналып, туралып, үлчәнеп, ниһаять, алып китеп, каядыр җыйналып куелган берәр сыерның --- пешерелгән кайнар итен, җылы сөякләрен ипләп куя торган иде. Ә.Гаффар. Сарыклар суела, казаннар асыла, пылау пешерелә. Г.Газиз

2) кайт. юн. Үз-үзеңә кул салу, үзеңне сую. Ни эшлисең бит, аның артыннан үзең суелып булмый инде. Т.Гыйззәт. Гафият дөрес әйтә: җир шундый кирәк, хет суел. И.Гази

Суела башлау Суелырга тотыну

Суела тору Һаман саен ныграк суелу

Суелып бетү Тәмам, бик нык суелу. Комбатның йөзе тырналып, суелып беткән. Х.Камалов. Ике авыл арасын таптап, аякларым суелып бетте, табан асларым уттай яна. Д.Салихов

Суелып төшү к. суелып чыгу. Кулларын артка каерып бәйләгәннәр, нечкә иске бишмәте телгәләнгән, якалары суелып төшкән, кан катыш балчыкка пычранган коточкыч йөзе һәм зур гәүдәсе белән Җолкынбай ята. Г.Ибраһимов

Суелып чыгу Бөтенләйгә суелу. Өйгә кайтыр вакыт җиткәч исләренә килсәләр, һәммәсенең тиреләре суелып чыккан: кып-кызыл кан! Ә.Баян. --- үткән атнада бәлеш пешергәндә пешкән кулы, егет каты итеп тотканга, суелып ук чыкты. Ә.Шакирҗанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә