СУДЬЯ и. рус 1) Судка (1 мәгъ.) куелган эшләрне закон нигезендә хәл итеп хөкем чыгаручы белгеч, суд хезмәткәре; хаким. – Ул исерек иде, – дип инанып әйткән медицина хезмәткәреннән судья дәлил сорады. Э.Фатыйхова 2) Спорт ярышларында кагыйдәләрнең һәм шартларының үтәлешен күзәтеп, бәхәсләрне хәл итеп торучы белгеч; арбитр. Ярышның баш судьясы – атаклы спортчы, грек-рим көрәше буенча Олимпия уеннары призёры, дөнья чемпионы Фәрхәт Мостафин (Олимпия чемпионы Алия Мостафинаның әтисе) хәрәмгә урын калдырмады. Туган як. – Җәйге каникулларның бәйгедән башланып китүенә аеруча әти-әниләр шатланадыр, – диде ярышның баш судьясы, оештыручы Илһам Хантимер улы. Кызыл таң |