СУ’ДНО и. рус 1) махс. Төрле зурлыктагы һәм төрле максатларда кулланыла торган йөзмә корылмаларның гомуми атамасы; башлыча пассажир һәм йөк ташу чарасы. Портка барып кергәндә һәм чыгып киткәндә, тар бугазлардан узганда, капитан һәрвакытта да судно белән идарә итүне үз кулына ала. М.Мәһдиев. Минем әнинең абыйсы балык тоту судносында капитан булып чыкты.Э.Яһудин

2) сөйл. Урында яткан авыруларга бирелә торган тәрәт савыты. Әнвәр, сыңар аягы исән килеш, судно дип тилмерә. Палатада авыр яралылар булмагач, нянялар да ерак йөри. Х.Камалов. Син аңарга су алып керергә кушасың, ә ул судно күтәреп керә, син тастымалыңны алыштырырга сорыйсың, ул астыңнан җәймәңне тарта башлый. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә