СУДЛАШУ ф. Нинди дә булса дәгъвалы эшне суд аша хәл итү. Халык судлаша-судлаша бөлеп бетте. Г.Исхакый. [Рамай:] Сабир белән судлашып, бернәрсәсез калдым. Т.Гыйззәт

Судлаша башлау Судлашырга тотыну. Бу атнада, нотариусны чакыртып, завещаниесен дә алдырырга иде бит әле, әллә үлеп китәр, шулкадәр дөнья, теге карчыгы судлаша башласа?! Х.Мөдәррисова

Судлашып алу Бер ара судлашу

Судлашып бетү Эш судлашуга кадәр барып җитү. Төрле низагларга кереп, якыннары белән тәмам ызгышып, судлашып бетәләр… Й.Дәүләтшин

Судлашып йөрү Судлашу белән мәшгуль булу. Сукрана әти. Ә үзе ил-көн эчендә тавыш кубарып, судлашып йөрергә дә уңайсызлана. Ш.Маннур. Хисмәт кода судлашып йөрмәде. М.Мәһдиев. Табибларның гаебе барлыгын чамаласа да, ул прокуратурага язып, судлашып йөрергә җыенмый. Г.Сафин

Судлашып тору Даими яки әледән-әле судлашу; судлашу хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә