СУД и. рус 1) Дәүләтнең гражданнар арасындагы низаг, бәхәс һәм җинаять эшләрен хәл итә торган хөкем органы; мәхкәмә. Милиция, икесен дә [сугышучыларны] эләктереп, эшләрен судка бирә. Суд штраф сала. Ә.Айдар. Прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге хезмәте турында сөйләгәндә, ничектер күңелгә суык йөгерә, күз яше, кан күз алдына килеп баса. Маяк

2) Нинди дә булса коллективта, төркемдә жәмәгать тәртибен бозуга бәйле h.б.ш. эшләрне хәл итү өчен, шул коллектив әгъзаларыннан сайлап куелган җәмәгать органы. Мин сине барыбер ячейка судына бирәчәкмен. Г.Ибраһимов

3) җый. и. Суд утырышында катнашучы судьялар. [Судья:] Сораулар бетте, суд киңәшкә керә, ярты сәгатьтән хөкем карары игълан ителер. М.Гали. Тыныч кына торыгыз, суд килә! К.Нәҗми. Залда һаман түземсезлек арта, ә суд дәшми. З.Мансур

4) Суд органнарының нинди дә булса бер эшне тикшерү утырышы. Киләсе атнага безнең авылда Шәйхетдиновларга күргәзмә суд була. Т.Гыйззәт. Димәк, әле иптәшләр суды булачак. А.Алиш. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Гасырлар авазы

Суд алдына басу Нинди дә булса җинаятьтә гаепләнеп, суд җаваплылыгына тартылу. Карт башым белән суд алдына барып басмам, юк. А.Шамов. Судка бирү Суд хөкеменә тапшыру, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итеп, судның тикшерүен һәм хөкем чыгаруын сорау; суд җаваплылыгына тарту. Крестьяннар, үзләрен хаклы санап, эшне судка биргәннәр. И.Гази. Губернатор аны [Г.Камалны] судка бирүне таләп итә. М.Хәсәнов. Судка кую к. судка бирү. [Хурлаган] өчен мин аның эшен судка куям. Р.Ишморат. Суд каршысына басу к. суд алдына басу. Шуннан гына сатып алган булсаң, суд каршысына басмаган булыр идең… Ф.Баттал. Суд эскәмиясенә утыру к. суд алдына басу. Ул иртәгә суд эскәмиясенә утырачак. Н.Фәттах. Суд эскәмиясенә эләгү к. суд алдына басу. Караклар суд эскәмиясенә эләккәннәр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә