СУГЫШЧЫ и. 1. 1) Солдат, рядовой гаскәри. Бер төркем сугышчылар белән Урманов аларны ярга кадәр озата барды. Г.Әпсәләмов. Каты сугышлардан соң капитан Фәтхетдинов тугыз сугышчысы белән --- дошман тылына бәреп керә. С.Шакир 2) Гомумән сугышта (3 мәгъ.) катнашучы кеше, сугышучы. Яралы сугышчыны саклап, Суфия ханым дошман боҗрасы эчендә калды. Г.Әпсәләмов. Хәмит һәр сугышта үзен оста сугышчы, Ватанның батыр сугышчысы итеп танытты. Р.Ишморат 2. с. мәгъ. Еш сугыша (2 мәгъ.) торган, сугышу гадәте булган, сугышучан. Алар – бик сугышчы халык. Г.Камал. – Авылда чакта зерә сугышчы малай идем, – диде ул елмаеп. – Безне, сугышчы Аю Гатаулла малайлары, диләр иде, ә хәзер мин җил иссә дә егылырга торам. Г.Әпсәләмов |